16+

Петр Гаврилов каберенә Питрәч туфрагында үстерелгән гөл алып барачаклар

18-19 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында “Хәрби уеннар” фестивале узачак. 

18-19 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында “Хәрби уеннар” фестивале узачак. 

Чараның 100 кеше яшәүче Әлбәден авылында үткәрелүе юкка түгел. Бу – Брест крепостенең легендар яклаучысы майор Петр Гавриловның туган ягы. Авыл халкы да бу бәйрәмне нәкъ шушы авылда үткәрүне хуплаган. 

Беренче тапкыр фестиваль моннан дүрт ел элек үткәрелде. Ул чакта аны иганәчеләр биргән 500 мең сумга оештырганнар. Хәзер исә чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Брест крепосте Беларусь Республикасында урнашкан. Әмма ул шәһәргә барырга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә тарихи вакыйгаларны Әлбәден авылында чагылдырырга булганнар. Шуны да әйтергә кирәк, Петр Гаврилов үзе Брест шәһәрендә җирләнгән. Быел аның каберенә Әлбәден туфрагына утыртылган гөл алып барачаклар. Һәм шул ук шәһәрдә аның истәлегенә бюст ачу да планлаштырыла. 

Фестивальдә Россия төбәкләреннән 300дән артык реконструктор катнашыр дип көтелә. Чарага киләчәк кунакларны бик күп кызыклы чаралар көтә. Фестиваль кысаларында “Голос Победы” фестивале, яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионат ярышлары узачак. Концерт мәйданчыкларында патриотик җырлар яңгыраячак, төрле халыкара конкурс җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Балалар өчен дә кызыклы квестлар, мастер-класслар булыр көтелә. 

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов әйтүенчә, әлеге фестиваль үткәрелә башлагач, авылга кадәр асфальт юл салынган, өйләр яңартылган, яңа йорт төзүчеләр дә бар икән. “Юллар темасына килгәндә, районда ел саен 5-6 чакрым юл төзекләндерелә. Быел Чыты авылы күперенә ремонт ясарга исәп”, - диде район башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading