16+

Пилмән җитештерүче гейлар белән лесбиянкаларга 50% ташлама вәгъдә итә

Пензада пилмән җитештерүче гейлар белән лесбиянкаларга 50% ташлама вәгъдә иткән.

Пензада пилмән җитештерүче гейлар белән лесбиянкаларга 50% ташлама вәгъдә иткән.

– Безнең оешма клиентларга европача мөнәсәбәт булуын тели, - дип аңлатма биргән пилмәт җитештерүче.

Әлеге ташламага кибеткә партнерың белән килгән очракта ия булырга мөмкин. Җитештерүчеләр әйтүенчә, алар шул рәвешле толерантлык һәм прогрессивлыкны демонстрацияләргә булганнар.

Әлеге белдерү астындагы комментарийларга карарганда, кемдер моны юмор белән кабул иткән. Ирләр очсызлы пилмән хакына гей буласылары килеп китте, дип шаяртканнар. Ә бер төркем моңдый ташламаны пенсиянерлар һәм аз керемле гаиләләр өчен куллану урынлырак булыр иде дип белдергән.
Ә өченче төркем әлеге җитештерүченең пилмәннәрен башка беркайчан да алмаячаклар дип "куркыткан".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading