16+

Питбайка астында калган 4 яшьлек бала хастаханәдә үлгән

26 августта мини-мотоцикл тәгәрмәче астына эләккән бала аңына килә алмыйча, хастаханәдә вафат булган.

26 августта мини-мотоцикл тәгәрмәче астына эләккән бала аңына килә алмыйча, хастаханәдә вафат булган.

"Мотоцикл астында калган 4 яшьлек бала аңына килә алмыйча, Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә вафат булды", - дип хәбәр иттеләр республика сәламәтлек саклау министрлыгында.

Юл-транспорт һәлакәте 26 августта көндез Табеев яр буеннан ерак түгел булган. 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайка дүрт яшьлек малайны бәрдереп китә. Баланы ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар. Аның гомере өчен табиблар бер атна дәвамында көрәште.
Балага һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: МВД по РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading