16+

Питрауда көрәш ярышында җиңүчеләр өчен приз фонды билгеле булды

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак. Җәй белән саубуллашу һәм керәшен халкының мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтү чарасы буларак кабул ителгән бәйрәмнең уен программасы да бик бай.  Саллы гына бүләкләр дә каралагна. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әйтик, ат узышларында җиңү яулаучыларга 20 меңнән алып, 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Быел шулай ук яңалык та кертелгән - катамараннарда узышу.

Көрәш ярышлары да, гадәттәгечә, киеренке узар дип көтелә. Быел оештыручылар баш батырга автомобиль куймаска булганнар. Ләкин җиңүчеләрне саллы гына акчалата бүләкләр көтә икән. Аерым алганда, ир-егетләр арасында беренче урыннарны алучыларга 100 мең, икенче урындагыларга - 50 мең, өченче урындагыларга - 30 мең һәм дүртенче урында калучыларга 20 мең сум акчалата бүләк эләгәчәк. Өлкәннәр арасындагы көрәш 60, 70, 80, 90, 100 кг.га кадәр һәм 100 кг.нан авыррак булган үлчәүләрдә узачак.

Яшьләр арасындагы җиңүчеләргә 15 мең, 10 мең һәм 5 сум күләмендә бүләк каралган. 2003-2005 елларда туган яшьләр 50, 60, 75 кг.га кадәр, 2006 һәм аннан кечерәкләр 40, 50, 60, 70 к.га кадәр һәм аннан авыррак үлчәүдә көрәшәчәк.

Билбаулы көрәштә мактау пьедесталына эләгүчеләр 10, 7 һәм 5 мең сум күләмендә акча алачак.

Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Питраудагы көрәш ярышларында җиңүчеләргә берничә машина куела иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэп яшьлэр арасында 75кг кадэр генэ? Зурлардагы кебек веслар куелмаган???

    Мөһим

    loading