16+

Питрәч районында юл һәлакәтенә очраган машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар булган (ФОТОЛАР)

Кичә Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары.

Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган. Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән, юлда һәлакәткә тарыганнар.

Искәртеп үтик: кичә иртән М7 трассасының 878нче чакрымында Отар-Дубровка авылы борылышында фура, йөк машинасы һәм Удмуртия номерлары белән "Шевроле" бәрелешкәнен хәбәр иткән идек. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике ир-ат урында ук үлгәннәр. Ике пассажир хатын-кыз госпитализацияләнгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итүенчә, соңрак аларның берсенең гомере өзелгән, табиблар икенче яшь хатын-кыз гомере өчен көрәшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading