16+

Пласидо Доминго коронавирус белән авырый

Бүгенге көндә Испаниядә 28 меңнән артык авыручы бар, 1,7 меңнән артыгы вафат булган.

Бүгенге көндә Испаниядә 28 меңнән артык авыручы бар, 1,7 меңнән артыгы вафат булган.

Бөтен дөньяга танылган легендар опера җырчысы Пласидо Доминго да үз тамашачыларын борчылырга мәҗбүр итте. Ул үзендә коронавирус ачыклануы турында хәбәр итте.

Бу хакта опера җырчысы социаль челтәрдәге сәхифәсендә язып чыкты. Анда ул үзендә коронавируска анализларның уңай нәтиҗә бирүе һәм гаиләсе белән бикләнеп яшәүләре турында яза. "Минем температурам югары иде һәм мин йөткердем, шуңа да тест тапшырырга карар кылдым, нәтиҗәсе уңай булды", дип белдерә 79 яшьлек Доминго.

Бүгенге көндә Испаниядә 28 меңнән артык авыручы бар, 1,7 меңнән артыгы вафат булган, дип яза ТАСС.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading