16+

Поезддан егылган Татарстан егете янына госпитальгә барачаклар

Поезддан егылган солдат белән бәйле хәлне контрольдә тотабыз, дип белдерде "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская.

Поезддан егылган солдат белән бәйле хәлне контрольдә тотабыз, дип белдерде "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская.


Искәртеп үтәбез, алдарак "Татар-информ" 4 июньдә, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатына, хәрби эшелонның хәрәкәт юлында - Уссурийск станциясендә - Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган егетнең вагоннан сикереп төшүе турында хәбәр килеп ирешкәнен җиткергән иде. Хәзерге вакытта егет Читаның хәрби госпиталендә ята. Табиблар аның хәлен тотрыклы, дип бәяли. Килеп чыккан вакыйга буенча тикшерү эше бара. Кеше хокуклары буенча вәкил әйтүенчә, егетнең әти-әнисе хәзер госпитальгә барырга җыена, аларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.

"Моннан тыш, бүген үземнең ярдәмчемне бу госпитальгә командировкага җибәрәм. Дәвалау оешмасы җитәкчесе белән сөйләшкән вакытта, ул дарулар белән тәэмин итү һәм дәвалау буенча тоткарлыклар булмаячак дип белдерде. Шулай ук Тикшерү комитетының хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча шөгыльләнүче вәкилләре белән дә очрашу булачак. Республиканың хәрби комиссариаты белән берлектә ситуацияне контрольдә тотабыз", - дип сөйләде Сәрия Сабурская.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading