16+

Поездлар Үзбәкстанга һәм Белоруссиягә йөри башлый

Казанда 9 декабрьдән халыкара һәм Россия эчендә яңа тимер юл маршрутлары ачылды.

Казанда 9 декабрьдән халыкара һәм Россия эчендә яңа тимер юл маршрутлары ачылды.

Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Федераль пассажирлар компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалы вәкиле Сергей Лимаев хәбәр итте. Казан – Түбән Новгород маршрутында хәрәкәтләнгән 41нче поезд расписаниедән бетерелә. Аның урынына 51нче санлы Түбән Новгород – Ижевск поезды куела.

– Пассажирлар берни югалтмый, – дип тынычландырды Сергей Лимаев. – 51нче поезд Казан аша уза. Түбән Новгородка шул гадәттәге вакытта барып җитәсең. Өстәмә маршрут барлыкка килә – әлеге поездда Ижевск шәһәренә дә барып булачак.

Ижевск белән Мәскәү арасында ике катлы 25/26нчы поезд йөри башлый, ул да Казан аша уза. Бу поезд көн саен йөри.

Казан белән Самара арасында тизйөрешле 125/126нчы поезд көн саен йөриячәк.
Мәскәү – Чиләбе арасында хәрәкәтләнгән 79нчы поезд расписаниедән бетерелә. Шушы маршрут буенча уза торган башка поездларга вагоннар тагыла.

Ике халыкара элемтә гамәлгә куела. Атна саен Ташкенттан Казанга 316нчы поезд йөри башлый. Ташкенттан состав шимбә көнне кузгала, ә Казанга сишәмбедә килеп җитә. Шул ук көнне әлеге поезд кире якка кузгала.

Минск белән Казан арасында атна саен поезд йөри башлый. Бу поезд Смоленск, Тула, Ряжск, Пенза, Сызрань һәм Ульяновск шәһәрләре аша уза. Казанга бару юлында поездга Гомель һәм Брест шәһәрләрендә ( күченеп утыру кирәк булмаган) вагоннар өстәлә. Белоруссиядән поезд чәршәмбе көнне кузгала, ә Татарстанга җомгада килеп җитә. Казаннан кирегә шимбә көнне кузгала, ә Белоруссия башкаласына дүшәмбедә барып җитә.

Новосибирск – Адлер маршрутындагы 139/140нчы поезд хәзер Барнаулдан кузгала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading