Казанда Корстон янындагы парковкада атыштан соң хокук сакчылары тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
7 гыйнвар көнне социаль челтәрләрдә иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә бер ир-ат үзен мыскыллаучыларны куркыту өчен утлы коралдан аткан дигән мәгълүмат пәйда булды.
Бу вакыйга турында хәбәр Вишневский полиция бүлегенә керә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре сәүдә йорты парковкасында ир-атлар арасында низаг килеп чыкканын ачыклаганнар, аның барышында аларның берсе төзелеше буенча утлы коралга охшаш әйберне алып, җиргә бер тапкыр аткан.
Ачыкланганча, ир-ат үзенә теркәлгән травматик корал кулланган.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар