16+

Политинформацияне кире кайтарырга кирәкме?

Краснодар крае хөкүмәте мәктәп расписаниесенә мәгълүмати биш минутлык кертергә тәкъдим итә.

Краснодар крае хөкүмәте мәктәп расписаниесенә мәгълүмати биш минутлык кертергә тәкъдим итә.

Ульяновск өлкәсендә, аны кертеп кенә калмыйча, интернетта педагоглар өчен махсус бит булдырырга кирәк, дигән фикердә торалар. Алар анда укытучылар өчен сәяси һәм халыкара темага материаллар урын алырга тиеш дип белдерәләр. Әлеге җәһәттән «Җәмәгатьчелек фикере» фонды Россия халкы арасында «Мәктәп­ләрдә элеккеге кебек политинформация үткәрергә кирәкме?» дигән темага сораштыру үткәргән.
Респондентларның яртысы мәгълүмати биш минутлык уздыру идеясен хуплаган. Һәр бишенчесе моның белән килешмәгән. Ә сез ничек уйлыйсыз? Политинформацияне кире кайтарырга кирәкме?

Ханә Сөләйманова, 180нче мәктәп укытучысы:

- Мин бу идеяне хуплыйм. Балалар газета-журналлар укымый, телевизордан яңалыкларны карап бармый. Дөньяда нәрсә барганын белми яшиләр. Аннары аларны һәрнәрсәгә битараф дибез. Махсус дәрес керсә, белеп үсәрләр иде.

Рәмзия Салихова, Теләче, ике бала анасы:

- Әлбәттә, кирәк. Бу - баланың дөньяга карашын киңәйтә, әйләнә-тирәсендә барган вакыйгаларга бәя бирергә өйрәнә. Хәзер мәгълүмат алу чарасы күп. Телевизоры да, радиосы да, интернеты да сәгатенә әллә никадәр хәбәр ирештерә. Ә бала аны тыңламый, дөресрәге, тыңларга кирәк дип тә белми. Мәктәптә ичмасам, теләсә-теләмәсә дә, колагына керер иде. Бәлки, шуның белән илдә, дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына башлар, аларга бәя бирергә, үз фикерен белдерергә өйрәнер.

Исемен әйтергә теләмәгән укытучы:

- Кирәк тә, кирәкми дә. Ни өчен кирәкмиме? Бу - укытучылар өчен артык эш. Балалар өчен дә дип уйлыйм. Болай да уку программасы бик катлаулы. Кирәкле мәгълүматны без дәрес алдыннан да, дәрестә дә җиткерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading