16+

Полицейскийлар фатирга рөхсәтсез үтеп керә аламы?

Хокук сакчылары фатирларны һәм машиналарны хуҗаларының рөхсәтеннән башка гына да ача алачак.

Хокук сакчылары фатирларны һәм машиналарны хуҗаларының рөхсәтеннән башка гына да ача алачак.

Мондый очракларда хокук саклаучыларның эш тәртибе  Эчке эшләр министрлыгында эшләнелгән. Әгәр дә тәртип сакчылары мондый очракларда кыйммәтле җиһаз яки автомобильгә зыян китерсәләр, милекчегә бу очракта бер юл кала - судка мөрәҗәгать итү.

Эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтергә планлаштыра. Шәхси автомобильләрне һәм торакны алар хуҗаларны кисәтмичә, алай гына да түгел, хуҗасы булмаган очракта да ача алачак. Әлеге хокук аларга Эчке эшләр министрлыгының ике боерыгы кабул ителгән очракта биреләчәк. Хәзер ике документ буенча фикер алышу бара. Тентү үткәрелгәннән соң, полицейскийлар милекчене эзләп табарга һәм хәзер аңа яңа йозак сатып алырга туры киләчәге турында хәбәр итәргә тиеш.

Моның өчен нибары 24 сәгать биреләчәк. Әгәр дә фатир, мәсәлән, арендага алынган икән, йә анда яшәүче арендаторларны табарга, яки хуҗасына әлеге тентү турындагы мәгьлүматны җиткерергә туры киләчәк. Торакта тентү үткәрелгәнлеге турында хәбәр итү вариантлары берничә: почта аша хат җибәреп, телефон яки электрон почта аша хат язып. Автомобильләрне ачуның тәртибе дә шундый ук.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading