16+

Полиция хезмәткәрләре урманда адашкан ир-атны тапканнар

Ир-ат туганнарына шалтыраткан һәм урманда йөрүен сөйләгән, ләкин кайда булуына төгәл җавап бирә алмаган.

Ир-ат туганнарына шалтыраткан һәм урманда йөрүен сөйләгән, ләкин кайда булуына төгәл җавап бирә алмаган.

Яшел Үзән янындагы урманда полиция хезмәткәрләре адашкан ир-атны тапканнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полициягә Яшел Үзәндә яшәүче  63 яшьлекнең иртән иртүк өйдән чыгып китүе һәм югалуы турында мәгълүмат кергән. Ир-атның туганнары сөйләгәнчә, ул аларга шалтыраткан һәм урманда булуын хәбәр иткән, ләкин төгәл урыны турында җавап бирә алмаган. Ә соңыннан аның белән элемтә, гомумән. өзелгән.

 Югалган ирне эзләү өчен полиция һәм кинологлар җәлеп ителгән. Алар Яшел Үзән урманчылыгы һәм шәһәр зираты территориясен, шулай ук Волжск юнәлешендә спорт базасын ураганнар.

Урманда татар зираты янында алар урманга таба баручы эзләрне күргәннәр. Берничә сәгатьтән агач янында бик нык туңып, хәлсезләнеп беткән бер ир кешене тапканнар. Зыян күрүчене хастаханәгә алып килгәннәр.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading