16+

Полиция хезмәткәрләренә яңа автомобильләр бирделәр

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Казан Экспо» күп функ­цияле күргәзмәләр комплексы каршындагы мәйданда тантаналы шартларда үткәрелгән әлеге чарада полиция хезмәткәрләренә 35 «Лада X-Ray» һәм 45 «ВАЗ-212140» (Нива) автомобильләре тапшырылды. Автомобильләр республика бюджеты хисабына, Татарстан Республикасының «2014-2020 елларга җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» Дәүләт программасы буенча алынган.

Полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов, төбәгебездә тотрык­лылык һәм икътисадның үсеше күп очракта Эчке эшләр хезмәткәрләренең профессиональлеге тырышлыгы белән тәэмин ителә, дип билгеләп узды. «Юл иминлеге, җинаятьчелеккә каршы көрәш – бу безнең уртак эшебез, һәм рес­публика һәрвакыт сезгә тиешле ярдәмне күрсәтте һәм алга таба да күрсәтәчәк. Республика үткәргән барлык чаралар да, шул исәптән халыкара күләмдәгеләре дә, иң югары дәрәҗәдә үткәрелә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының системалы эше үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә», – дип ассызыклады Президент.

Президент шулай ук якын көннәрдә Татарстанда Worldskills стандартлары буен­ча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты үткәрелүен һәм башкалабызга бик күп кунаклар һәм чемпионатта катнашучылар киләчәген дә искә төшереп узды.
Рөстәм Миңнеханов республика үсеше өчен хезмәт куйган барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә рәхмәтләрен ирештерде, аларга хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Җавап сүзе белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин чык­ты, үз чыгышында ул республика җитәкчелегенә, һәртөрле мәсьәләләрне чишүдә даими ярдәм күрсәткән өчен, рәхмәтләрен ирештерде.

Фәрит НУРМӨХӘММӘТОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading