16+

Пособиеләр өчен бюджеттан бирелгән акчалар күләме тагын арттырыла

Бюджеттан бүленгән 200 миллиард сумга тагын 55 миллиард өстәләчәк.

Пособиеләр өчен бюджеттан бирелгән акчалар күләме тагын арттырыла

Бюджеттан бүленгән 200 миллиард сумга тагын 55 миллиард өстәләчәк.

Россия хөкүмәте аз керемле гаиләләрнең гаилә хәлен яхшырту өчен, аерым алганда, 3 яшьтән 7 яшькәчә балалары булган гаиләләргә ярдәм йөзеннән бирелә торган акчаның күләмен арттырачак. Бу хакта хөкүмәт утырышында Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

- Моңа кадәр бюджеттан бүленгән 200 миллиард сумга тагын 55 миллиардны өстәячәкбез, дигән Мишустин. Ул Владимир Путин тарафыннан Федераль җыенга юлламасында әйтелгән тәкъдимнәрнең искә алынуын искәрткән. Аерым алганда, сүз адреслы ярдәм турында бара. Хәзер, гаиләнең хәленә карап, түләүләр күләме төбәкнең минималь яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентына тигез булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading