16+

"Права" алу өчен имтихан бирү тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр 2020 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

Үзгәрешләр 2020 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

Киләсе елдан машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан бирүчеләргә күбрәк сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы якынча 800 сорауга җавап бирү сорала.

ЮХИДИ идарәсендә исә машина йөртүчегә, беренче чиратта,машинаны куркынычсыз йөртү кирәк дип саныйлар. Имтиханда яңа сораулар да шул темага кагылышлы булачак. Моннан тыш, процедураны уздыруда да үзгәрешләр көтелә. 

Нәтиҗәдә, имтиханның теоретик өлеше “Юл йөрү кагыйдәләре”, “Законлылык”, “Медицина”, “Психология”, “Профессиональ блок”, “Машина йөртү куркынычсызлыгы нигезләре”, “Техник чара җайланмалары” блокларыннан торачак. 

Имтиханның гамәли өлешенә килгәндә, аны гадәттәгечә,  алдан билгеләнгән маршрут буенча бирү бетерелә. Шулай ук баллы системадан баш тарту да күздә тотыла. Үзгәрешләр 2020 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X