16+

Премьер-министрның хәле яхшы

Коронавирус белән чирләүче Россия премьер-министры Мишустинның хәле турында билгеле булды. Бу хакта аның матбугат сәркатибе сөйләде.

Премьер-министрның хәле яхшы

Коронавирус белән чирләүче Россия премьер-министры Мишустинның хәле турында билгеле булды. Бу хакта аның матбугат сәркатибе сөйләде.

 Борис Беляков сүзләренчә, министрлар кабинеты башлыгы үзен яхшы хис итә һәм дәвалануын дәвам итә, дип яза ТАСС мәгьлүмат агентлыгы. 

Моңарчы, "Шәһри Казан" РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның, "таҗлы вирус" йоктыруы турында хәбәр иткән иде. Соңгы мәгьлүматларга караганда, ул үзен яхшы хис итә һәм дәвалануын дәвам итә. Бу хакта якшәмбе көнне журналистларга хөкүмәт башлыгының матбугат сәркатибе Борис Беляков белдерде. 

"Михаил Владимирович белгечләр күзәтүе астында кала, дәвалануын дәвам итә, - дип сөйләде Беляков. - Хәле яхшы". Ул шулай ук "премьер документлар белән эшли һәм хезмәттәшләре белән телефон аша актив элемтәдә тора", дип тә өстәде.

Пәнҗешәмбе көнне РФ президенты Владимир Путин белән видеоконференция режимындагы әңгәмә барышында Мишустин үзендә коронавирусның ачыклануын хәбәр итте. Премьер ассызыклаганча, Россия кулланучылар күзәтчелеге таләпләре нигезендә ул үзчикләнергә һәм табибларның тиешле күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Путин Мишустинга тизрәк савыгуын теләде һәм хастаханәгә урнашкач, аңа шалтыратуын сорады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading