16+

Президент белән мэр «урындыгына» чират

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башкаланың Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, РСФСРның атказанган артисты Альберт Асадуллин, уйламаганда-көтмәгәндә, Яңа Савин районындагы ишегалды бәйрәменә килеп төштеләр.

Президент белән мэр «урындыгына» чират

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башкаланың Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, РСФСРның атказанган артисты Альберт Асадуллин, уйламаганда-көтмәгәндә, Яңа Савин районындагы ишегалды бәйрәменә килеп төштеләр.

– Бүген – Республика көне, Шәһәр көне, ә монда әле ишегалды бәйрәме дә икән. Бәйрәмнәрне тормышыбызның уңайлыкларын арттыручы вакыйгалар белән каршылау күңелле. Тукай музеенда булдык, метро станциясен ачтык, хезер сезгә килдек. Бу ишегалды сезнең җыелышу, очрашу урыны булсын, биредә иминлек һәм уңайлылык булсын. Шушы могҗизаны тудырган барлык кешеләргә рәхмәт! – дип сәламләде халыкны Президент Рөстәм Миңнеханов.

Казанда быел 1 миллиард сумга 430 ишегалды төзекләндерелә, бу гомүм исәптә 457 мең квадрат метр мәйдан. Эшләр сентябрь ахырына тәмамланырга тиеш, үтәлеш – 64 процент. Башкалада 3040 ишегалды төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Республика программасы ярдәмендә 2011-2018 еллар эчендә 2215 ишегалды яңартылган. Ишегалларын төзекләндергәндә автомобильләрне куеп тору өчен 24 мең урын булдырылган, быел әлеге сан тагын 5 меңгә арта.

Казанда Чуйков урамындагы 29, 29а, 29б, 29в һәм 33нче, Мәүлетов урамындагы 24, 26, 28, 30 һәм 32нче, Фучик урамындагы 2, 4 һәм 6нчы, Җиңү проспектындагы 26 һәм 30нчы, Декабристлар урамындагы 100, 102 һәм 104нче, Ямашев проспектындагы 4нче һәм 6нчы, Красиков урамындагы 18 һәм 20нче, Дружба урамындагы 2,4, 6, 10 һәм 12нче, Себер трактындагы 17нче, Заря урамындагы 24нче, Попов урамындагы 2, 4 һәм 6нчы күп фатирлы йортларның ишегалларында яңа асфальт түшәү белән беррәттән балалар уен корылмалары, спорт җиһазлары һәм эскәмияләр дә урнаштырыла.

Республика, шулай ук шәһәр җитәкчеләре кунак булган ишегалды Ямашев проспектындагы 74нче белән 76нчы һәм Әмирхан урамындагы 2а йортларны берләштерә.

– Бу күпфатирлы өч йортта 1600 дән артык кеше яши. Ишегалларын төзекләндергәндә халыкның фикерләрен һәм тәкъдимнорен исәпкә алабыз. Биредә ике, өч һәм алты яшьлек балалар өчен махсуслаштырылган уен мәйданчыклары, футбол-баскетбол кыры, ял зоналары булдырылды. Спорт җиһазлары урнаштырылды. Ямашев проспектындагы 74нче йорт ишегалдына республика бюджеты хисабыннан узган ел асфальт түшәлгән иде. Төзекләндерүдәге булышлыклары өчен республика һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт! – ди «Уңайлы торак» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев.

«Уңайлы торак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять карамагында күп фатирлы 552 йорт исәпләнә. Яңа Савин районындагы комплекслы яңартылган ишегаллары Россиякүләм конкурсларда да җиңү яулады.

Республика һәм шәһәр җитәкчеләре китеп барганнан соң, җор телле әбиләр: »Башлыклар утырган урыннарга утырып карыйк әле», – дип, күченеп утырып, концерт программасын хозур кылуны дәвам иттеләр.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading