16+

Президент чыршысына 7 меңнән артык бала чакырылган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Республика чыршы бәйрәме 25 декабрьдә 13.00-15.00 сәгатьтә «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Республика чыршы бәйрәме 25 декабрьдә 13.00-15.00 сәгатьтә «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак.

Бу хакта кичә Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләреннән билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Министр бәйрәмгә бөтен республикадан җиде меңнән артык бала чакырылуын әйтте. Бу – олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, талантлы һәм ятим балалар. Владимир Леонов әйтүенчә, театраль тамаша сценариенда бер меңгә якын кеше катнашачак.

Башкала мәктәпләре ашханәләрендә ел саен Казанга башка шәһәр һәм районнардан килүче балалар, аларны озатучы педагогларны ашату оештырыла. Әгәр һава шартлары бозылып китсә, балаларны урнаштыру өчен, «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби чакырылышка кадәр әзерлек үзәгендә, «Идел» яшьләр лагеренда урыннар әзерләнгән.
Владимир Леонов тамашага килүчеләр өчен традицион рәвештә бүләкләр әзерләнүен дә әйтте. Фойеда аларны тарату өчен 100-150 волонтер җәлеп ителәчәк.

Министр республика чыршы бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмәнең 21 ноябрьдә уздырылганын искәртте. Анда балаларны куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган автобусларда китерү, балаларның иминлеген кайгырту, урыннарда делегацияләрне формалаштырганда, балаларның профилактик прививкалар ясатуы турында белешмәләрен, башка документларын җыю һәм башка мәсьәләләр күтәрелгәнен билгеләп узды.

Балачакны саклау – Россия Президенты Владимир Путинның әһәмият бирә торган иң төп мәсьәләләренең берсе. Аның фикеренчә, барлык балаларга да үсеш өчен тигез шартлар тудырылырга тиеш. Шулай ук ул яшь һәм авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә ярдәм итү кирәклеген һәрдаим әйтә килә. Бу уңайдан Россиядә балалар мәнфәгатен кайгыртучы милли гамәлләр стратегиясе эшли. Быел Президент күрсәтмәсе белән балачак уньеллыгы да игълан ителде.
Мәскәүгә, Россия Президентының Чыршы бәйрәменә дә быел Татарстаннан 128 кеше җибәреләчәк. Аларның 106сы – бала, 22се – озата баручы.

Әлеге зур чарага дәүләт яклавына мохтаҗлар, социаль приют, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, кадетлар, балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары, олимпиада һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре балалары, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бара.

Яңа ел тамашасыннан тыш, Татарстан делегациясе өчен «Живые системы» Кеше музеена экскурсия оештырыла. Шулай ук делегациянең бер өлеше (16 бала) Кызыл мәйданда шугалакта шуачак. Аларга илнең танылган спортчылары мастер-класс күрсәтәчәк.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима исә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Чыршы бәйрәме дә 26 декабрьдә узачагын әйтте. Түбән Новгород шәһәрендә узачак чарада Татарстанның кадет корпусыннан 20 кадет һәм ике тәрбияче катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading