16+

Президент химикларны котлый

Химикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан органик синтез» заводында була.

Химикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан органик синтез» заводында була.

Ул коллектив эшчәнлеге һәм үсеш проектлары белән танышачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләгәнчә, республикада Химиклар көне Түбән Кама шәһәрендә зурлап билгеләп үтелә торган булган. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел колачлы чаралар оештырылмый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан органик синтез» заводында видеоэлемтә аша республиканың әйдәүче тармагы булган химия тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading