16+

Президент кырларга чыкты

Чәршәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә районда булып, андагы урып-җыю эшләре белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Президент кырларга чыкты

Чәршәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә районда булып, андагы урып-җыю эшләре белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Беренче тукталыш Мамадыш районында булган. Президент белән биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашкан.
Мамадыш районында уракка 28 июльдә төшкәннәр. Бүгенге көнгә 9,6 мең гектарда, ягъни мәйданнарның чирек өлешендә урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 30 мең тонна ашлык, шул исәптән 20 мең тонна көзге бодай, 5 мең тонна чамасы көзге арпа җыелган.

Мамадыш районында уңыш – республикада иң яхшыларының берсе. Биредә гектардан 30 центнер чамасы уңыш җыялар.
Чираттагы тукталыш – Чистай районы. Монда Президент самолет белән берничә авыл янындагы кырларны карап узган. Аннан соң ул хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлеге башлыклары белән очрашкан.
Чистай районында уракка 25 июльдә төшкәннәр. Биредә сөрүлек җирләре 110250 гектарны алып тора. Шуларның 52400 гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар тәшкил итә. Әлеге вакытта районның 43 процент җирләрендә уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык гектарыннан 26,1 центнерны тәшкил итә.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында булган. Биредә әлегә 230 гектар көзге арыш суктырылган, гектарыннан 26,6 центнер уңыш чыккан. Игенчеләр 612 тонна ашлык җыеп алганнар. Көзге бодай 16,4 мең гектардан алынган, 51,3 мең тонна икмәк суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 31,4 центнер тәшкил итә, дип сөйләгән Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов.
8 августка булган мәгълүматлар буенча, Алексеевск районында авыл хуҗалыгы мәйданының 40 процентыннан уңыш җыеп алынган. 60,3 мең тонна уңыш алынган. Кырларда 90 комбайн эшли.
Марат Әхмәтов Әлки, Спас, Алексеевск районнарының дым җитмәүдән җитди зыян күрүләрен әйткән. Өч айда барлыгы 50 мм яңгыр яуган. Игенчеләрнең агротехник нормаларны үтәүләре нәтиҗәсендә көзге культуралардан яхшы уңыш алынган, дигән министр.

Моннан тыш, районда яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановка су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм реконструкция мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
– Без «Чиста су» республика программасын дәвам итәчәкбез, әлбәттә. Ел саен бу максатларга 600-700 млн сум акча юнәлдерәбез. Бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрәчәкбез, – диде республика Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading