16+

Президент өлешләп фатир алучылар ягында

Татарстанда 2016 ел программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзелә башланды.

Президент өлешләп фатир алучылар ягында

Татарстанда 2016 ел программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзелә башланды.

Бу шул исәптән күп фатирлы йортларны, арендага биреләчәк торак, полициянең участок вәкаләтлеләренә, күп балалы гаиләләргә торак һәм башка категориядәге халыкка торак төзелә.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 2016 елга республика төзелеш программалары формалаштырылган, объектларда эшләр оештырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 24,8 мең кв м булган 459 фатирлы 24 йорт файдалануга тапшырылган.

2016 елда арендалы торак төзелеш программасы кысаларында гомуми мәйданы 29,6 мең кв метрлык 36 торак йорт төзү каралган.

Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру программасы кысаларында 2016 елда 311 ятимне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

"Торак" федераль максатчан программасы буенча торак белән тәэмин ителергә тиешле гражданнарга 99 йорт төзү карала. Бүгенгә күп фатирлы 95 инвестицион торак йорттан 36 йорт әзерлеге югары дәрәҗәдә (70 проценттан артык), уртача әзерлектә - 33 йорт (30-70 процент), әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 26 йорт (0-30 процент).

Аз катлы торак төзү өлкәсендә, шул исәптән шәхси торак төзү, республика буенча планлашытырлган 9 мең 500 йорттан сафка 622 объект кертелгән. 2016 елда республикада участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә торак белән тәэмин итүгә 8 муниципаль районда 18 административ-торак комплексы төзү каралган, алардан республика бюджеты исәбенә 10, муниципаль берәмлекләр бюджеты исәбенә - 8 административ-торак комплекс төзеләчәк.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республикада проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау эше дәвам ителә (өлешләп сатып алынган күп фатирлы йортлар). 2015 ел нәтиҗәләре буенча 4 проблемалы объект сафка кертелгән, анда 661 өлешләп фатир сатып алучыга фатир бирелгән. Казан һәм Чаллыдагы өлешләп төзлә торган проблемалы 8 объектында эш дәвам ителә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге объектлар төзелешен тизрәк тәмамларга өндәде. Ул искәрткәнчә, әлеге проблемалы объектлар аркасында хакимиятне кискен тәнкыйтьлиләр. Бу эшне системалы алып бару, өлешләп фатир алучылар белән сөйләшү әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, әлеге мәсьәләләргә Казан һәм Чаллы башкарма комитетлары җитәкчеләрен җәлеп итәргә кирәк, диде ул. "Әлеге шәһәрләр җитәкчеләре әлеге юнәлештә үзләренең шәхси җаваплыкларын аңларга тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Өлештәп фатир алучылар темасы - шәһәр җитәкчелеге өчен "беренче номерлы тема". Аны һәркөнне алга этәрергә кирәк. Әлбәттә, бу мәсьәлә тиз хәл ителә алмый, әмма без өлешләп фатир алучылар ягында. Бу бик җитди мәсьәлә. Бу безнең уртак бурычыбыз," - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading