16+

Президент мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләсен контрольдә тотарга йөкләмә бирде

Бу хакта республика җитәкчесе ТР Дәүләт Советына еллык Юллама вакытында искәртте.

Бу хакта республика җитәкчесе ТР Дәүләт Советына еллык Юллама вакытында искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама чыгышында мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга йөкләмә бирде.

“Халыкны борчыган мәсьәләләрнең  берсе – белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык. Күптән түгел генә Ижевск мәктәбендә булган фаҗига татарстанлылар күңелендә авыр тәэсир калдырды. Матди-техник яктан тәэмин итү һәм физик яктан саклау буенча барлык кирәкле күрсәтмәләр бирелде. Муниципаль берәмлек башлыкларына бу сорауны аерым контрольдә тоту мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading