16+

Президент мөрәҗәгате көтелә: яллар озайтылырмы?

Россия Президенты Владимир Путин алдагы атнада коронавируска бәйле вәзгыять уңаеннан янә халыкка мөрәҗәгать итәр дип көтелә. Агымдагы хәлләргә ачыклык та керер бәлки.

Бу турыда Президентның матбугат җитәкчесе Дмитрий Песков "Россия-1" телеканалына биргән әңгәмәсендә хәбәр иткән.

Мөгаен, әлеге мөрәҗәгатьтә коронавируска бәйле вәзгыятьтә 30 апрельгә кадәр үзизоляция режимын озайту-озайтмау турында да хәбәр ителер.

Социаль челтәрләрдә Путинның ял көннәрен 31 майга кадәр озайткан дигән хәбәрләр йөри инде. Хәбәр иткәнебезчә, илнең хокукый порталларында да, рәсми ресурсларында да ял көннәрен озайту турындагы бернинди рәсми документ та юк. Димәк, социаль челтәрләрдә йөрүче хәбәрләргә ышанмаска һәм аңа фейк итеп кенә карарга кирәк. Ә фейк-хәбәрләр таратучының чыганагын тапсалар, аңа бик зур күләмдә штраф яный...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading