16+

Президент премияләре тапшырылды

Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен, Татарстан Республикасы Президенты премияләре тапшырылды, дип хәбәр итә «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Президент премияләре тапшырылды

Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен, Татарстан Республикасы Президенты премияләре тапшырылды, дип хәбәр итә «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Әлеге премиягә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы – Татарстан инвалидлары җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев, "Ретт синдромы белән авыручыларга теләктәшлек ассоциациясе" оешмасы директоры Ольга Тимуца, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, "Россиянең Үлемсез полкы" гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Татарстан буенча төбәк штабы җитәкчесе Тимур Халиков лаек булган.

Оешмаларга килгәндә, премия "Түбән Кама районы һәм шәһәре хатын-кызлары" җирле иҗтимагый оешмасы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, "Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, "Татарстан Республикасында үзиреклелек үсеше үзәге" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасына тапшырылган. Премия лауреатларына диплом һәм мактау билгеләре белән бүләкләнгән.

Әлеге премия 2015 елдан бирле тапшырыла. Ел саен премияләр, җәмәгатьчелектә танылган эшчәнлекләре һәм проектлары, гражданлык җәмгыятендә үзенчәлекле фәнни тикшеренүләр өчен социаль юнәлешле оешмаларга, Россия гражданнарына бирелә. Шулай ук, премиягә гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә күп еллар дәвамында өлеш керткән Россия гражданнары лаек була. Быел барлыгы 69 гариза  кабул ителгән булган. Лауреат исемен барлыгы алты җәмәгать эшлеклесе, коммерцияле булмаган тугыз оешма алган. 2018 елда Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, оешмалар өчен премияләр саны өчтән бишкә җиткерелә (һәркайсы 400 әр мең сум), гражданнарга 250 мең сумлык барлыгы өч премия тапшырыла (элек ул ике булган).

Рөстәм Миңнеханов быел Россиядә Волонтер елы булып игълан ителгәнен искәрткән.

- Бүген Россиянең иң яхшы волонтер оешмаларының берсен билгеләп үтәбез. Аның рәтләрендә 900 гә якын үзиреклеләр отряды бар, - дигән ул.


Фото: president.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading