Кичә Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында "Иман нуры" мәчете ачылды. Бу - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган авылы.
Авыл халкы Президент карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры, Яңа Арыш авылы җирлеге депутаты Нурия Хашимовага мәчет салуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Шуннан соң мәчет салу өчен ярдәм фонды оештырыла. Дин йортына 2014 елның 17 октябрендә нигез ташы салына. Хәзерге көндә гомуми мәйданы 200 квадрат метр булган мәчеттә 120 кеше гыйбадәт кыла ала. Бер көн алдан яңа мәчетне Рөстәм Миңнеханов та карап, ошатып киткән.
Ачылышны Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрде. Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазеннән соң Аллаһ йортында беренче җомга намазы укылды. 780 кешелек Яңа Арыш авылы халкы өчен бу күптән көтеп алынган зур вакыйга булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар