Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Шәһри Казан" җәмәгать эшлеклесе, волонтер Тимур Камалетдиновның Юлламага карата фикерен белеште
Президент юлламасында яшьләргә аң-белем бирүгә, тәрбия мәсьәләләренә, гаилә кыйммәтләрен саклауга да аеруча зур игътибар бирелде, дип саный «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр үзәге ДБУ директоры, «Курс» ТР ДОСААФ яшьләр иҗтимагый оешмасы советы рәисе, волонтер Тимур Камалетдинов.
«Минемчә, быел яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирелде. Яңарышка, алгарышка әйдәп баручы төп көч ул – яшьләр. Ә яшьләр бик төрле. Президент үзенең Юлламасында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау сәясәтенә аерым басым ясады. Чыннан да, Көнбатышка ияреп илебездә азгынлыкның таралуына юл куймау зарур. Моның өчен яшьләргә, гаиләләргә ярдәм чаралары кулланырга, балачактан ук гаилә кыйммәтләрен аңлатырга, сакларга, әти-әни ролен үстерергә кирәк. Без әлеге юнәлештә эзлекле эш алып барырга тырышабыз. Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан хәрби-спорт бәйгеләре, төрле чаралар үткәрелә».
Тимур Камалетдинов Россия Президентының илне саклау буенча ныклы карарлар кабул итүе игьтибарга лаек, дип саный.
— Владимир Путин тарафыннан яңа стратегик комплексларның ил сагына куелуы турындагы Указны имзалавын күптән көткән идем. Бу күптән кирәк иде, - диде волонтер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар