16+

Прививка ясатучы берничә кеше үлүнең сәбәбен атадылар

Санкт - Петербург шәһәрендә коронавируска каршы вакцина ясатучыларның берничәсе вафат булган, дип хәбәр итә "ТАСС".

Прививка ясатучы берничә кеше үлүнең сәбәбен атадылар

Санкт - Петербург шәһәрендә коронавируска каршы вакцина ясатучыларның берничәсе вафат булган, дип хәбәр итә "ТАСС".

Санкт-Петербургның берничә гражданины коронавирустан вакцина ясатканнан соң вафат булган. Алар арасында каты авыручылар да бар иде, дип белдергән шәһәрнең сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе Дмитрий Лисовец.
"Пациентларның кайберләре вакцинацияне ике компонент белән тәмамлаган һәм алар вафат булган. Әмма бу пациентларның йөрәк - кан әйләнеше системасы, онкологик авырулары һ. б. төрле авырулары булган", - дип аңлата Лисовец. 
Соңгы мәгълүматларга караганда, Петербургта коронавирус йоктыруның 524 895 очрагы ачыкланган. Бу күрсәткеч буенча ул Мәскәүдән соң Россия төбәкләре арасында икенче урында тора. Ковид белән зарарланганнан соң 499 725 кеше терелгән, 19 104 кеше вафат булган. Соңгы тәүлек эчендә шәһәрдә коронавирус белән зарарлануның 1 925  очрагы теркәлгән.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading