16+

Профильле математика, физика, химиядән БДИ тапшыручылар кимүе Миңнехановны ник борчый?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика парламентына Еллык Юлламасы вакытында төбәктәге промышленность оешмалары һәм бу тармактагы кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика парламентына Еллык Юлламасы вакытында төбәктәге промышленность оешмалары һәм бу тармактагы кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды.

“Соңгы елларда БДИ бирү өчен профильле математика, физика һәм химия кебек юнәлешләрне сайлаучы мәктәп укучылары санының кимүе күзәтелә. Әлеге хәлне үзгәртү сорала. Моның өчен һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирергә, предприятиеләр катнашында юнәлеш сайлаганчы һәм юнәлеш сайлаганнан соң укыту эшен җайга салырга,  балаларны иҗади, уйлап табу эшчәнлегенә җәлеп итәргә кирәк. Бу эштә  һөнәр белән кызыксынуны арттыра торган чемпионатлар хәрәкәтенә һәм конкурс чаралары уздыруга аерым роль бирелә.

Белгечләр әзерләү тәгаен предприятиеләр ихтыяҗларын исәпкә алып барылырга тиеш. Бу максатларда республикада 47 ресурс үзәге эшли. Әлеге модель үзенең нәтиҗәле булуын раслады инде. Мисалга, Әлмәт политехника көллиятен, Кукмара аграр һәм Казан авиация-техник көллиятләрен китерергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading