16+

Программасы бар, ә акчасы “бикле”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Казан ЭКСПО” күп функцияле үзәгендә Татарстаннан сайланган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

Программасы бар, ә акчасы “бикле”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Казан ЭКСПО” күп функцияле үзәгендә Татарстаннан сайланган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Башта “Казан ЭКСПО” комплексы буйлап экскурсия булды. Илһам Шакиров исемендәге кино-концерт залы галәмәт зур. Янәшәдәге залда “DENTAL KAZAN EXPO” теш дәвалау техникасы халыкара күргәзмәсе эшли. Комплекстагы ашханә 1 сәгатьтә 30 мең кешегә хезмәт күрсәтергә сәләтле. Фәрит Мөхәммәтшин ашханәдә хәләл ризыклар мәйданчыгы оештырылганлыгын хуплады, “Казанга мөселман илләреннән дә киләләр”, диде. “Казан ЭКСПО”да бүгеннәрдә “Имин тәгәрмәч-2019” юл хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсы финалы бара. Депутатлар бәйгедә катнашучы малайлар белән кызларга ярышта уңышлар теләргә дә өлгерде.
-Россиянең Федераль Җыены депутатлары белән очрашулар инде бер традициягә әверелде. “КАМАЗ” җәмгыятендә, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә, нефтьчеләр янында күчмә утырышлар үткәрдек. Тармакка кагылышлы мәсьәләләрне чишү юлларын барладык, - дип, утырышны ачып җибәрде Фәрит Мөхәммәтшин.
Монысында көн тәртибенә Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы, республика икътисадына федераль бюджеттан финанс чыганаклары җәлеп итү, шулай ук цифрлы телевидение тапшыруларына күчү мәсьәләсе куелды.
Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов сүзләренә караганда, Татарстан 3 июньдә үк цифрлы телетапшырулар кабул итәргә әзерлектә булган.
    “Татарстан-Яңа Гасыр” аналогта кала, социаль яктан мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә приставка һәм антенна сатып алу өчен акчалата ярдәм күрсәтелә, - диде Азат Могыйнов.
Быелның 1 июненә федераль бюджеттан республикада федераль дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны, федераль инвестиция программаларын гамәлгә ашыру, субсидияләр һәм субвенцияләр өчен 61,1 миллиард сум күләмендә акча (лимит) расланган. Шушы чыганакларның 28,8 миллиард сумы инде күчерелгән.

-Милли проектларда катнашу бик әһәмиятле, алар төбәк үсешенә ярдәм итә. Шунлыктан, федераль бюджетны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк кулланырга кирәк, - диде Татарстан парламенты әйдаманы Фәрит Мөхәммәтшин. - Республикада икътисадка һәм социаль өлкәгә караган 47 төбәк проекты әзерләнде. Аларны гамәлгә ашыру өчен якындагы 3 елда федераль бюджеттан 34,3 миллиард сум җәлеп ителәчәк.

Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру барышында өстәмә чыгымнар кирәк булуы ихтимал. Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасы депутатларын федераль бюджеттан финанслау мәсьәләләрен хәл итүдә актив төстә ярдәм итәргә чакырды. Ләкин, кайбер депутатлар сүлпәнлек күрсәтә икән. “Президент Рөстәм Миңнеханов: ”Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары депутатлыктан арган булсалар, андыйлар белән саубуллашырга кирәк”, - дип әйтте”, - дип, кисәтеп тә куйды Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда икътисадка һәм социаль өлкәләргә караган федераль һәм төбәк программалары буенча 17 эшче төркем оештырылган. Аларны, эшчәнлек төренә бәйле рәвештә, Россия Дәүләт Думасы депутатлары җитәкли. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны, министрлыклар һәм ведомстволарны федераль программалар, шулай ук федераль максатчан программалар мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаска, эш документларын вакытында әзерләп тапшырырга һәм программага эләгергә чакырды. Федераль программага эләгәсең икән, димәк, федераль бюджеттан финанслауга да ирешәсең дигән сүз.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading