16+

Прокуратура Михаил Ефремов эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады

Мәскәү прокуратурасы актер Михаил Ефремовка карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.

Мәскәү прокуратурасы актер Михаил Ефремовка карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.

Башкала прокуратурасы вәкиле Людмила Нефедова хәбәр иткәнчә, Михаил Ефремов РФ ҖКның 264нче маддәсе 4 бүлегендә каралган җинаять (исерек килеш, юл кагыйдәләрен бозып саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән җинаять) буенча гаепләнә.

Әлеге маддә 5 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота, дип искәртте Нефедова.
Эшне карау өчен Пресна район судына җибәрәчәкләр.

Узган атнада полиция, Смоленск мәйданында үлемгә китергән юл фаҗигасен тикшерү эшен тәмамланган. Исегезгә төшерәбез, июнь башында артист руль артына исерек килеш утырган һәм каршы як хәрәкәт итү юлына очып чыккан. Аның машинасы фургон белән кара-каршы бәрелешкән, "Лада" йөртүчесе соңрак хастаханәдә вафат булган.

Ефремов - өендә, сак астында. Күптән түгел аның якын дусты матбугат чараларына актер хәзер спиртлы эчемлекләргә якын да килми, дип сөйләгән.
Ефремовның адвокаты хәбәр итүенчә, актерның хәле начар, ул төшенкелеккә бирелгән. Әле дә үз-үзен кулга ала алмый. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading