16+

Казанда укучысын кимсеткән укытучыны прокуратура тикшерә

Татарстан Прокуратурасы Казан мәктәбе укытучысы укучысын кимсеткән аудиоязманы тикшерә.

Татарстан Прокуратурасы Казан мәктәбе укытучысы укучысын кимсеткән аудиоязманы тикшерә.

Аудиоязмадан ишетелгәнчә, укытучы математикадан сынау имтиханнары вакытында бары тик өч балл җыйган укучысын сүгенү сүзләре белән әрли, аны кимсетә. «Сез бит барыгыз да репетиторлар белән утырасыз! Өч балл! Син кайсы җирең белән уйладың?! Син дурак мәллә?» дигән сүзләр дә бар укытучы белән укучы әңгәмәсендә.

Укытучы укучыга кычкырып кына калмый, аны класстан куып чыгара һәм портфелен чыгарып бирә. Әлеге аудиоязма башта – социаль челтәрләрдә, соңрак массакүләм мәгълүмат чараларында тарала. Укытучының әлеге кыланмышы белән ата-аналар да канәгать түгел икән. Алар сүзләренчә, мөгаллимәнең балаларга «дебил» дип тә әйткәне булган. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.

– Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтчелек ведомствосының профильле бүлегенә тикшерү оештырырга кушты. Тикшерү барышында килеп чыккан барлык хәлләр ачыкланачак. Нигез булган очракта, күзәтчелек ведомствосы законда каралган прокурор чараларын кабул итәчәк, – дип хәбәр итә бу вакыйга турында Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Видео: Вечерняя Казань

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кичэ минем кызымада класс житэкчесе дип эйтеп кайтарган

    Мөһим

    loading