16+

Психика бозылышына ничек каршы торырга?

Үзизоляция вакытында кешеләр көнлек режимны сакларга, дөрес тукланырга һәм җитәрлек йокларга, шулай ук физик күнегүләр ясарга тиеш.

Психика бозылышына ничек каршы торырга?

Үзизоляция вакытында кешеләр көнлек режимны сакларга, дөрес тукланырга һәм җитәрлек йокларга, шулай ук физик күнегүләр ясарга тиеш.

ТР Дәүләт думасы депутаты, психиатр-табиб Борис Менделевич шундый киңәшләрен бирә безгә.

"Әгәр кеше үзизоляцияне үзенең гаиләсе белән үткәрә икән, режимга бергә утыру сәгатьләрен дә кертегез. Бу минутлар барлык гаилә әгъзалары өчен кызыклы булырга тиеш. Мәсәлән, уеннар уйнау, яки ребус чишү кебек күңел ачуларны кертә аласыз." - ди ул.

Ябык пространствода кешенең психикасы җәзалана. Моны булдырмас өчен позитив психотерапия ярдәм итәргә мөмкин. Бу теләсә нинди начар хәлнең уңай якларын табудан гыйбарәт. Мәсәлән, хәзерге вакыт цифрлы технологияләр үсешенә әйбәт йогынты ясыячак, дип искәртте Менделевич.

Казанда кайбер психолог һәм психотерапевтлар бушлай онлай-конференцияләр уздыра. Алар анда тыңлаучыларының сорауларына җавап бирә.

"Алардан төрле мәгълүмат белеп була, хәтта сораулар да бирергә мөмкин. Бернинди проблема юк. Ышаныч телефоннары белән психологик хезмәтләр дә эшләрен туктатмады", - диде  медицина фәннәре докторы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading