16+

Псков десантчыларына һөҗүм иткән боевикларны кулга алганнар

Псков десантчыларына һөҗүм иткән боевикларны Татарстанда тапканнар.

Псков десантчыларына һөҗүм иткән боевикларны Татарстанда тапканнар.

Басаев бандасына кергән боевикларны Федераль куркынычсызлык хезмәте Петербург һәм Татарстанда тапкан. 

Чечняда Псков десантчыларына һөҗүм иткән Басаев бандасының тагын алты әгьзасын Федераль куркынычсызлык хезмәте тоткарлады.
2000 елда Чечнядагы Псков десантчыларына һөҗүмгә катнашы булган Шамил Басаев бандасының алты әгьзасын ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган.

Җинаять кылуда гаепләнүчеләр Петербургта һәм Татарстанда табылган.
2000 елның 29 февралендә Улус-Керт торак пункты районында Басаев һәм Хаттаб җитәкчелегендәге боевиклар 76 нчы Псков дивизиясенең 104 нче полкының Һава-десант гаскәрләренең хәрби 6 нчы ротасына һөҗүм иткән. Һөҗүм 2000 елның 1 мартына кадәр дәвам иткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә 84 хәрби хезмәткәр һәлак булган, тагын дүртесе төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. 22 солдат һәм офицерларга батырлыгы өчен, 21 хәрбигә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
Басаев бандасы сугышта 500 дән артык кешене югалткан.

Шамил Басаев - террорчы, Бесланда һәм Дубровкада теракт оештыручы. Басаевны 2006 елның 10 июлендә Ингушетиядә махсус операция барышында юк иткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading