16+

“Пушкин картасы”: мошенниклар да пәйда булды

Сәнгать дөньясына яңа мөмкинлекләр ачкан картаны сатарга да, башка кешегә бирергә дә ярамый.

Сәнгать дөньясына яңа мөмкинлекләр ачкан картаны сатарга да, башка кешегә бирергә дә ярамый.

“Пушкин картасы” дигән программаның эшли башлавы турында 1 сентябрь көнне Президент Владимир Путин игълан иткән иде. Нибары 1 атнадан гына артык вакыт узса да, картаны 1 миллион ярымнан артык кеше алып өлгергән. Алай гына да түгел, интернетта шушы картаны сатучылар да бар икән. Белгечләр, бу мошенниклыкның бер төре, дип белдерә. Сәнгать дөньясына яңа мөмкинлекләр ачкан картаны сатарга да, башка кешегә бирергә дә ярамый. Аның шәхси исеме бар. Якын киләчәктә ул QR-код белән дә беркетеләчәк. Картаны онлайн куллану бик уңайлы, шулай ук ясатып алырга да була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading