16+

Путин: 150 мең мобилизацияләнгән полигоннарда әзерлек уза

РФ Президенты Владимир Путин белдергәнчә, хәзер мобилизацияләнгән 300 мең кешенең 150 меңе полигоннарда әзерлек уза, калган яртысы махсус хәрби операция зонасында.

РФ Президенты Владимир Путин белдергәнчә, хәзер мобилизацияләнгән 300 мең кешенең 150 меңе полигоннарда әзерлек уза, калган яртысы махсус хәрби операция зонасында.

"Кораллы Көчләр сафларына, билгеле булганча, 300 мең кеше чакырылган. Аларның бер өлеше инде хәрби хәрәкәтләр зонасында. Оборона министры, Генераль штаб башлыгы хәбәр иткәнчә, 150 мең кеше хәрби полигоннарда әзерләнә, һәм бу операция алып бару өчен җитәрлек резерв", - диде Путин РФ Оборона министрлыгының йомгаклау коллегиясендәге чыгышында.
Аның сүзләренә караганда, "бу стратегик резерв, ул бүген сугыш хәрәкәтләрендә кулланылмый,әмма анда кешеләр хәрби әзерлек уза".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading