Министрлар Кабинетына өч ай эчендә тиешле чараны әзерләү буенча оештыру комитетын төзү эше йөкләнелде.
РФ Президенты Владимир Путин 2024 елда Россиядә Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган чараны оештырырга кушты. Дәүләт башлыгы Указы дүшәмбе көнне хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. "РФ хөкүмәтенең 2024 елда А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү турындагы тәкъдимен кабул итәргә", - диелә указда. Министрлар Кабинетына өч айлык срокта тиешле чаралар әзерләү буенча оештыру комитетын төзү йөкләнелде. Моннан тыш, хөкүмәт бәйрәм итүне финанслауны тәэмин итәргә тиеш булачак. Регионнарның хакимият органнарына шулай ук юбилейны әзерләүдә һәм уздыруда катнашырга тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар