16+

Путин 26 апрельдә Пекин-2022 чемпионнары белән очрашачак

Россия президенты Владимир Путин пекин Уеннарында алтын медальләр яулаган спортчылар белән очрашачак.

Россия президенты Владимир Путин пекин Уеннарында алтын медальләр яулаган спортчылар белән очрашачак.

Россия президенты Владимир Путин 26 апрельдә Кремльдә Россия олимпиячеләре, Пекиндагы Уеннарда катнашучылар һәм Россия паралимпия җыелма командасы әгъзалары белән очрашачак.

Россия башлыгы алтын медаль алучыларга дәүләт бүләкләре тапшырачак. Шуннан соң физкультура һәм спорт буенча президент советы утырышында "массакүләм спортның алга таба үсеше һәм киң кулланылыш алуын тәэмин итү буенча тәкъдимнәр" турында фикер алышачак.
Россия җыелма командасы гомумкоманда медаль зачетында тугызынчы урынны алды, отылган бүләкләр буенча рекорд куйды. Кышкы Олимпия уеннары Пекинда 2022 елның 4-20 февралендә узды. Кызганычка каршы, паралимпия командасы уеннардан читләштерелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading