16+

Путин актриса Наталья Белохвостикованы юбилее белән котлады

Президент актрисага сәламәтлек, иминлек һәм иҗат илһамы теләде.

Президент актрисага сәламәтлек, иминлек һәм иҗат илһамы теләде.

Президент Владимир Путин актрисаны, РСФСР халык артисткасы Наталья Белохвостикованы юбилее белән котлады. "Сез илебез кинематографына зур өлеш керттегез, истә кала торган образларның якты палитрасын төзедегез. Сезнең талантыгыз, актерлык осталыгыгыз, сәнгатькә һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз хезмәттәшләрегез һәм күп санлы тамашачылар тарафыннан киң танылуга лаек", - диелә дәүләт башлыгының чәршәмбе көнне Кремль сайтында бастырылган телеграммасында.

Путин актрисага нык сәламәтлек, иминлек һәм иҗат илһамы теләде. Наталия Белохвостикова 1951 елның 28 июлендә Мәскәүдә туган. "Стакан воды", "Принцесса цирка", "Законный брак", "Берег" һ.б. фильмнарында төшкән. СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1971, 1985), илебез кинематографы тарихында әлеге премиянең иң яше - беренче тапкыр 19 яшендә ("Күл буенда" фильмында роле өчен).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading