16+

Путин алдагы сайлау нәтиҗәләре буенча абсолют саннарны узган

Россия Президентына кандидат буларак, Владимир Путин моңа кадәр узган сайлаулардагы абсолют саннарны узган. Протоколларның 87,13 процентын эшкәрткәннән соң, ул 45,7 млн сайлаучының тавышын җыйган.

Россия Президентына кандидат буларак, Владимир Путин моңа кадәр узган сайлаулардагы абсолют саннарны узган. Протоколларның 87,13 процентын эшкәрткәннән соң, ул 45,7 млн сайлаучының тавышын җыйган.

Бу турыда Интерфакска сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

2012 елгы сайлау вакытында Путин 45 млн 602 мең 075 тавыш яки 63,6 процент җыйган булган.

Путин шулай ук 2000 елдагы сайлау нәтиҗәсен дә узган. Ул вакытта 39 млн 740 мең 434 тавыш исәпләнгән.

2004 елда узган сайлау вакытында Владимир Путин өчен 49,5 млн кеше тавыш биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading