16+

Путин алдан белгән?

Сүз вице-премьерларның федераль округлар өчен җавап бирә башлаулары турында бара.

Сүз вице-премьерларның федераль округлар өчен җавап бирә башлаулары турында бара.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков вице-премьерларның федераль округлар өчен җавап бирә башлауларының төбендә фәкать икътисади мәсьәлә генә ятуы турында белдерде. Алар президентның вәкаләтле вәкилләрен алыштырмаячаклар. Бу турыда ил җитәкчесе Путинга премьер-министр Михаил Мишустин алдан ук белдереп куйган булган.
Исегезгә төшерәбез, бу дүшәмбедә Мишустин федераль округларның иктисадый нәтиҗәлелеген күтәрү, бюджет акчаларын файдалануны күз уңында тоту өчен үзенең урынбасарларын округларга җаваплы итеп билгеләп куйды. Татарстан кергән Идел буе округына - Дмитрий Чернышенко, ә Марат Хөснуллин Көньяк округка җаваплы итеп билгеләнде.

Чыганак: https://trt-tv.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading