16+

Путин авыл мәктәпләре турында: «Дәүләт тулы белем бирергә, транспорт һәм автобуслар белән тәэмин итәргә тиеш»

Дәүләт аз комплектлы мәктәпләргә ярдәм итәргә, авылларда мәктәпләр булдырырга тиеш.

Дәүләт аз комплектлы мәктәпләргә ярдәм итәргә, авылларда мәктәпләр булдырырга тиеш.

«Авылларда безнең халыкларның мәдәнияте саклана. Монда мәктәпләрнең дә роле гаять зур. Мәктәпләрнең үсеше һәм аларның бөтенлеге өчен барысын да эшләячәкбез. Бу вазгыятьнең бөтен нечкәлекләрен, никадәр катлаулы булуын әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез. Әмма без - дөньядагы иң зур территорияле ил. Дәүләткә моның өчен түләргә туры килә, чөнки без илнең бөтен халкын берничә мегаполиска җыеп тота алмыйбыз», — диде Россия Президенты Владимир путин «Ел укытучысы — 2021» бәйгесендә катнашучылар белән очрашуда.

Мәктәп аз комплектлы булган өчен дәүләт түләргә һәм мөмкинлек булганда «тулы белем бирергә, транспорт һәм автобуслар белән тәэмин итәргә тиеш», дип яза Президент сүзләренә сылтама белән РИА Новости.

«Аз комплектлы мәктәпләрне тоту нигезле булган урыннарда аларның сыйфатын, үтемлелеген тәэмин итәргә, яхшы юллар ясарга кирәк», — диде Путин.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading