Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе барышында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде.
Хәзер керемнәре түбән булган гаиләләр - бер кешегә яшәү минимумыннан азрак - 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәр балага балалар яшәү минимумының яртысы буенча ала. Уртача алганда, бу якынча 5 500 сум тәшкил итә.
Яңа елдан, әгәр бу акчаларны исәпкә алып та, гаиләнең җан башына булган кереме яшәү минимумына кадәр барып җитмәсә, пособие суммасы икеләтә артачак - ягъни уртача 11 000 сумга кадәр үсәчәк.
Пособиеләрне исәпләүнең яңа тәртибе инде 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башлар дип көтелә.
Фото: http://www.kremlin.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар