16+

Путин БДБ илләреннән продукция кертүне арттырырга кушты

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде, ул 2021 елның 1 сентябренә кадәр беренче хисапны тәкъдим итәргә тиеш.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде, ул 2021 елның 1 сентябренә кадәр беренче хисапны тәкъдим итәргә тиеш.

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча азык-төлек товарлары бәясен тотрыкландыру өчен Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру бурычын куйды. Йөкләмә Кремль сайтында чыкты. 

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру чараларын уздыру барышында Бәйсез дәүләтләр берлеге дәүләтләреннән РФ территориясенә авыл хуҗалыгы продукциясен кертү күләмен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә», диелә документта.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде, ул 2021 елның 1 сентябренә кадәр беренче хисапны тәкъдим итәргә тиеш. 

Президент шулай ук Федераль монополиягә каршы хезмәтенә сәүдә челтәрләре аша азык-төлеккә бәя куюның даими мониторингын тәэмин итүне йөкләде, дип яза Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading