16+

Путин белән Пашинян тагын очраша

Быел лидерларның дүртенче очрашуы бу.

Быел лидерларның дүртенче очрашуы бу.

Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Әрмәнстан премьер-министры Николай Пашинянның сөйләшүләре башланды. ТАСС хәбәр иткәнчә, бу - быел лидерларның дүртенче очрашуы.

Сөйләшүләр барышында яклар Россия, Әрмәнстан һәм Әзербайҗан лидерларының 2020 елның 9 ноябрендәге һәм 2021 елның 11 гыйнварындагы Тау Карабахы буенча гаризаларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышына. Моннан тыш, Әрмәнстан белән Әзербайҗанның киләчәк мөнәсәбәтләрен үстерү темасы да кузгатыла.

Шулай ук ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм интеграция юллары турында фикер алышыныр дип көтелә.

Чыганак: https://trt-tv.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading