16+

Путин белән «Туры элемтә» саннарда

Россия Президенты Владимир Путин быелгы "Туры элемтә"дә 70 сорауга җавап биргән.

Россия Президенты Владимир Путин быелгы "Туры элемтә"дә 70 сорауга җавап биргән.


Халык белән аралашу 3 сәгать тә 56 минутка сузылган, дип яза kp.ru. Путинга элемтә вакытында килеп ирешкән сорауларның яртысы социаль һәм икътисади проблемаларга багышланган булган. Халыкара тема нибары җиде тапкыр күтәрелгән. Халыкны бигрәк тә Сирия кризисы һәм АКШ белән мөнәсәбәтләр борчыган.

Узган ел исә «Туры элемтә» 3 сәгать тә 40 минут барган. Путин барысы 80 сорауга җавап биргән. Рекордны исә Путин 2013 елда куйган. Ул вакытта Президент халык белән 4 сәгать тә 47 минут аралашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading