Россия Президенты Владимир Путинның халык белән аралашуын караучылар саны, соңгы ун ел белән чагыштырганда, рекордлы санга арткан, дип яза "Российская газета".
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге хәбәр иткәнчә, аның белән диалогны сораштырылучыларның 66 россияле караган.
Респондентларның һәр унынчысы "Туры элемтә"не башыннан ахырына кадәр күзәткән. Өчтән бер өлеше трансляциянең аерым фрагментларын караган. 24 проценты аралашуның эчтәлеге турында ртелевизор, газета, интернет аша белгән. Тагын бер рекордлы сан - Путинның җавапларыннан 88 процент кеше канәгать калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар