16+

Путин белән Зеленскийның очрашуы Россия-Украина мөнәсәбәтләрен җайга салыр иде, ди белгечләр

Украина сәясәтчеләре ил президенты Владимир Зеленский Россия президенты Владимир Путинның очрашу турындагы тәкъдимен кабул итәргә кирәк дип саный.

Украина сәясәтчеләре ил президенты Владимир Зеленский Россия президенты Владимир Путинның очрашу турындагы тәкъдимен кабул итәргә кирәк дип саный.

Югары раданың бер депутаты Рена Кузьмин социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шундый фикер җиткерә. Әгәр дә Путинның тәкъдимен кабул итеп, очрашуга бара икән, Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм Донбасста тынычлык урнаштыру мөмкинлеге бар дип саный ул: "Бу очракта икътисад үсеше дә булыр иде, илдә тынычлык та урнашыр иде". "Ләкин бу очракта ул америкалылар һәм британиялеләр белән ызгышачак. Очрашуга бармый икән - барысын да югалтачак һәм президент вазифасыннан  вакытыннан алда китәчәк, дип фаразлый депутат.

"Парус" рус украиналылар хәрәкәте лидеры Юрий Кот исә Украина халкыны күпчелеге Зеленский белән Путинның очрашуын теләр иде, дип белдерә. Ул да әлеге вакыйганың ике ил арасындагы элемтәләрне җайга салу мөмкинлеген бирәчәк, дип фаразлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading