16+

Путин: "Бөтен икътисад ритмлы эшли"

Россиядә инфляция фаразы 5,8% тан 7,4% ка кадәр арттырылган.

Россиядә инфляция фаразы 5,8% тан 7,4% ка кадәр арттырылган.

Россия 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продуктның рекордлы үсешенә чыгарга мөмкин, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Россия энергетика атналыгының пленар утырышы барышында, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бөтен икътисад ритмлы эшли. Без бу ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продуктның җитди үсешенә, чынлыкта, рекордлы үсешкә чыга алабыз», — диде дәүләт башлыгы.

Сишәмбе көнне Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников хәбәр иткәнчә, ведомство 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция фаразын 5,8% тан 7,4% ка кадәр арттырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading