16+

Путин өчен “бик мөһим көн” ул кайсы?

Россия Президенты Владимир Путин 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көнендә “Ата-ана даны” орденына ия булучы гаиләләр белән онлайн-очрашу уздыра.

Россия Президенты Владимир Путин 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көнендә “Ата-ана даны” орденына ия булучы гаиләләр белән онлайн-очрашу уздыра.

Очрашу видео форматында булачак, дигән Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Ул шулай ук Президент өчен Балаларны яклау көне “бик мөһим көн” булуын ассызыклаган.   
“Ата-ана даны” ордены дәүләт бүләге 2008 елның 13 маенда Владимир Путин указы белән барлыкка килде. Ул гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге зур казанышлар өчен бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading