16+

Путин чирләп киткән?

Президент матбугат секретаре Россия лидерының сәламәтлеге өчен борчылыр сәбәп юк, дип белдерде.

Президент матбугат секретаре Россия лидерының сәламәтлеге өчен борчылыр сәбәп юк, дип белдерде.

РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков күптән түгел Россия лидерының саулыгына бәйле проблемалар турында имеш-мимешләрне шәрехләде. Песков әйтүенчә, Владимир Путин — сау-сәламәт, ә дәүләт башлыгының үзен начар хис итүе турындагы мәгьлүматлар — ялган, дип белдерде.

«Украина, Америка һәм Британия мәгьлүмат агентлыклары соңгы айларда Президентның сәламәтлеге торышы турында төрле ялган хәбәрләр тарата. Болар барысы да сафсата», - диде Дмитрий Песков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading